Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалары булган гаиләләр өчен яңа универсаль пособие булачак

2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм универсаль пособие гамәлгә керәчәк, ул йөклелектән алып 17 яшькәчә балалары булган гаиләләргә ярдәм итү чараларын берләштерәчәк.

(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Бу уңайдан укучыла­рыбызның ­сорауларына Тәтеш районындагы РПФ­ның клиентлар хез­мә­те җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә.

– Ярдәм сорап кем мө­рәҗәгать итә ала?
– Җан башына уртача керем региональ яшәү минимумыннан тү­бән булган 17 яшькә кадәр­ге балалары булган һәм бала көтү­че гаиләләр. Пособиеләр мох­­таҗ­­лыкны комплекс­лы бәя­­ләү нә­тиҗәләре буенча бил­геләнә. Универсаль пособие күләме һәр ке­шегә региональ яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кыз өчен пособие эшкә ярак­лы халык өчен региональ яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк.

– Универсаль пособие нинди ярдәм чараларын берләш­терәчәк?
– Йөкле хатын-кызларга пособие; эшләмәүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие; 3 яшькә кадәрге беренче балага түләү; 3 яшькә ка­дәрге өченче балага түләү; 3 яшь­тән 8 яшькә кадәрге балаларга пособие; 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие.

– Универсаль пособиене ничек рәсмиләштерергә?
– Гаризаны дәүләт хез­мәтләре порталы аша электрон рәвештә  бирү дә җи­тә. Түләү операторы – Рос­сиянең социаль фонды. Шәхсән гаризаны шулай ук социаль фонд бүлекләрендә яки КФҮләрдә бирергә мөмкин.

– Универсаль пособиенең өс­тенлек­ләре нәрсәдә?
– Бюджеттан 3 яшькә ка­дәрге балаларга пособиене туу чираты нинди булуга карамастан, теләсә кайсы балага алырга мөм­кин. Йөкле хатын-кыз өчен максималь пособие күлә­ме икеләтә эшче халык өчен региональ яшәү мини­му­мының 100 процентына кадәр арта. Шул ук вакытта мохтаҗ гаиләләр берьюлы ике түләү ала алачак: универсаль пособие дә, ана капиталыннан да.

Реклама

– Ана капиталыннан тү­ләү хокукы киңәя барамы?
– Әйе, 3 яшькә кадәрге балага ана капиталы акчаларыннан түләүне ба­ланың туу чиратына карамастан, бер кешегә ике яшәү минимумына кадәр керемле гаилә рәс­­миләштерә алачак. Хәзерге вакытта икенче балаларының ата-­аналарына гына мондый хокук бар.

– Бюджеттан да, ана капиталыннан да акча алырга мөмкинме?
– Универсаль пособие дә, ана капиталы акчаларыннан түләү дә рәс­миләштерергә мөмкин.

– Мин инде 3 яшькә ка­дәр­ге беренче балага посо­бие алам, аны алуны дәвам итәр­менме?
– Әгәр бала 2023 елның 1 гыйн­варына кадәр туган булса, гаиләнең элеккеге кагый­дәләр буенча түләүләр алу яки универсаль пособие алу хокукы бар. Бала 2022 елның декабрендә туган булса да, иске кагыйдәләр буенча түләүне 3 яшькә җиткәнче алырга мөмкин.

– Универсаль пособие бер балага яки гаи­ләдәге һәр балага булачакмы?
– Әгәр гаилә мохтаҗ­лык­ка комплекслы бәя буенча туры килә икән, универсаль посо­биене гаиләдәге һәр балага алырга мөмкин.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев