Якшәмбе көнне Россиядә гаилә бәйрәме – Әтиләр көне билгеләп үтелә: ул 2021 елга кадәр рәсми булып саналмады.
(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).
Монастырскийдан Михаил Кирилин өч балалы гаиләдә үскән. Ләкин ул кайчандыр үзе дә күп балалы әти буласын күз алдына да китермәгән. Югыйсә, хатыны Марина әйтүенчә, өченче бала тууын нәкъ тә ул теләгән.
Әти булу – зур җаваплылык, ә күп балалы әти булу – икеләтә җаваплы. Кирилиннар гаиләсендә өч бала: Дарьяга уналты яшь, Левага – алты, ә иң кечкенәсе Мариягә нибары өч яшь. Гаиләдәгеләр белдерүенчә, әтиләре гаиләдә төп керемне табучы. Кечерәк йорт хуҗалыгындагы мәшәкатьләр: куяннар һәм тавыклар карау да Михаил җилкәсенә төшә. Улың яки кызларың белән уртак телне табу җиңелме дигән сорауга, гаилә башлыгы җавап бирергә читенсенә. Әмма хатыны Марина әйтүенчә, Михаил балаларының барысы белән дә уртак тел таба. Алар бергәләп уйныйлар, урманга баралар, балык тотарга йөриләр. Улы Лева белән конструктор җыярга ярата, аның белән “машина-машина” уйный. Әти белән кызлары да ямансулап утырмыйлар: олысы Дарья белән бергә балыкка йөриләр, кечесе Мария белән еш кына балалар мәйданчыгына уйнарга баралар.
– Миша – әйбәт ир һәм бик яхшы әти. Аны балалар белән икеләнмичә дә калдыра алам, аларның тамаклары тук, күңелләре күтәренке, игътибар үзәгендә булуларына ышанам. Балалар үзләре дә әтиләре белән бик теләп калалар. Ул сабыйларны бернинди мәшәкатьләрсез балалар бакчасына илтә, алып кайта ала. Ирем бик тәмле итеп пешерә, гаиләбездә бу, миңа караганда, күбесенчә аның өстенлегендә, – дип тасвирлый ирен хатыны Марина.
фото: Кирилиннар гаилә архивыннан
Нет комментариев