Баланы бәладән ничек сакларга?
Тәрәзәдән егылып төшү, аеруча да шәһәрләрдә, балалар җәрәхәтләнүгә һәм үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
(Тәтеш, 15 август, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Балалар табигый кызыксынулары аркасында ачык тәрәзә алдында куркып калмыйлар.
Егылып төшүнең күпчелек очраклары ата-аналар сабыйларын күзәтүчесез калдырган вакытта килеп чыга. Кечкенә балаларны беръялгызы калдырмагыз. Ачык тәрәзә сабый өчен үлемгә китерерлек куркыныч булырга мөмкин. Биеклектән егылып төшеп, һәр елны шактый нарасый якты дөнья белән хушлаша.
Балагызның гомерен саклау өчен берничә кагыйдәне исегездә тотыгыз.
– Әгәр өйдә сабый бар икән, тәрәзәләрне беркайчан да ачып куймагыз. Сез бер генә секундка булса да игътибарыгызны читкә юнәлдерәсез икән, бу сезнең балагызның гомерендә соңгысы булырга мөмкин!
– Москитлардан саклый торган челтәрләр егылып төшүдән саклану өчен билгеләнмәгән. Шулай да, бала аның артында үзен куркынычсыз итеп тоя һәм тәрәзәгә терәлгән кебек, шулай ук аңа да ышанычлы итеп таяна.
– Бала мөстәкыйль рәвештә тәрәзәне ача алмасын өчен, тәрәзәгә блокираторлар урнаштырыгыз.
– Бала тәрәзә төбенә шуышып менмәсен өчен, тәрәзә янындагы барлык җиһазларны читкә этеп куегыз.
– Тәрәзәне мөмкин кадәр өстәнрәк ачыгыз, ә аскы яктан түгел.
– Тәрәзәгә бала берничә сантиметрдан да күбрәк ача алмау мөмкинлеге бирә торган махсус фиксаторлар куегыз.
– Тәрәзәгә рәшәткәләр беркетеп, аларны ышанычлы итегез. Рәшәткәләр балалар ачык тәрәзәдән егылып төшмәсенгә саклап торачак.
– Әгәр сез балага тәрәзәдән нәрсә дә булса күрсәтергә теләсәгез – аны һәрвакытта нык итеп урнаштырыгыз, сабыйның кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, уч төпләрегез коры булсын, сабыйны киеменнән тотып тормагыз.
Уяу булыгыз!
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев