Баннер алыштырган эшчеләрне машина бәрдерүе видеога эләккән
Җәмгыять

Баннер алыштырган эшчеләрне машина бәрдерүе видеога эләккән

Һәлакәттә 41 яшьлек «Ниссан» шоферының куллары сыдырылган, башы бәрелгән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Казанда «Ниссан» машинасының реклама баннерын алыштыручы эшчеләр «ГАЗель» машинасына килеп бәрелүе видеога эләккән. Авария булган урыннан видеоязмаларны кулланучылар социаль челтәр битләрендә урнаштырганнар.

«Кичә 20.30 сәгатьтә Оренбург тракты урамында «Ниссан» автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм реклама элмә такталарын алыштыручы эшчеләрнең «ГАЗель» автомобиленә килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

фото: соцсети

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/01/189086/


Нет комментариев