Реклама
Җәмгыять
Бар ашарга сорамый
"Колос"та ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар запасы булдыруны дәвам итәләр.
"Чәчүлекләрнең һәр гектарына тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 150 килограмм хәстәрләнде, әмма тулыландыруны дәвам итәбез, - дип уртаклашты хуҗалык җитәкчесе Әсфан Йосыпов. Бөтен техника әзер. Механизаторларның барсына да зур рәхмәт, алар баш инженер Юрий Мешков һәм бригадир Таһир Якупов җитәкчелегендә намус белән эшләделәр".
Хуҗалык игенчеләре өчен сөенергә була. Үткәрелгән анализлар буенча, 1500 гектарлы көзге бодай уңышлы кышлаган. Ә язгы чәчү өчен элиталы орлыклар әзерләнгән. Ягулык-майлау материаллары турында да кайгыртканнар: республика авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткәнчә, ташламалы бәядән 247 тоннага бирелгән гаризага түләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев