“Барыбыз да сезне көтәбез”
Тәтештә район җитәкчелеге инициативасы буенча өстәмә белем бирү үзәгендә Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм райондагы төрле хезмәтләр җитәкчеләре катнашында югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентларының очрашуы булып узды.
(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”). Мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район башкарма комитетының социаль-икътисади үсеш бүлеге, Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, район хастаханәсе, халык мәшгульлеге үзәге, банк, эшкуарлыкны үстерү үзәге җитәкчеләре очрашуга җыелган яшьләргә һәрбер тармакта квалификацияле хезмәткәрләргә ихтыяҗ булу хакында, Татарстан Республикасында яшьләргә ярдәм итүнең гамәлдәге программалары, “Земский доктор”, “Земский укытучы” программалары, грантлы бәйгеләр, Тәтеш районының яшь табиблары һәм укытучылары өчен йортлар төзүне планлаштыру турында сөйләде.
Чыгыш ясаган җитәкчеләр мәгълүматы буенча, районда агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, бухгалтерлар, физика һәм информатика укытучылары, төрле профильдәге табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, хореографлар кирәк. “Районда эш юк дигән фикерләр яши. Әмма Тәтеш районының мәшгульлек үзәгендә хәзерге вакытка 70 вакансия бар. Без оешма җитәкчеләре белән бергәләп техник хезмәткәрләр, икътисадчылар, энергетиклар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре эзлибез, ләкин теләк белдерүче юк, – дип әйттеләр төрле хезмәтләр вәкилләре. – Әле тагын, үз бизнесын ачарга теләгән затларга дәүләт 145 мең сум акча бүлеп бирә. Эшләү сездән тора. Хезмәт урыннары бар”.
Hайон башлыгы урынбасары Евгений Курков яшьләрне үстерү өчен районда булдырылган шартлар хакында сөйләде. “Барлык авылларда мәдәният йортлары төзелде, Тәтештә мәдәният йорты, яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге, өстәмә белем бирү үзәге ремонтланды, шәһәрдәге буа янында ял зонасы, үзәк парк төзекләндерелде, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт секцияләре, бассейн, спорт мәйданчыклары эшли, барлык инфраструктура үсә. Дәүләт ярдәме программалары күп, сезне 15тән 45 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән вакансияләр көтә”, – диде Евгений Гаврилович, районның үсеш күрсәткечләре турында сөйләп.
Студентлар һәр чыгыш ясаучыны игътибар белән тыңлады, үзләренең дәфтәрләренә язып барды. “Миңа райондагы вакансияләр, авыл хуҗалыгы профилендәге югары уку йортында уку шартлары хакында белү кызыклы булды, чөнки мин техникумны тәмамлаганнан соң эшләргә ниятлим һәм бер үк вакытта югары белем алырга телим. Мондый очрашулар бик файдалы дип саныйм”, – диде махсус һөнәри белем бирү йортында укучы студент кыз. “Укуыгызны тәмамлагач районга кайтыгыз, без сезне көтәбез”, – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә район башлыгы урынбасары очрашуда катнашучыларның алкышлары астында.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев әйтүенчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, аграр профильдәге югары яки урта һөнәри белеме булган һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенә билгеләнеш урыны буенча эшкә килгән яшь белгечләргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юлламасы буенча ярты ел дәвамында бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим ителә. Югары уку йорты чыгарылышларына түләү – 300 мең сум, махсус һөнәри уку йортлары чыгарылышларына – 150 мең сум. Шулай ук яшь белгечкә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бер ел дәвамында хезмәт хакына 7,5 мең сум күләмендә айлык түләү бирелә. Шуңа да яшь белгеч район хуҗалыгында кимендә өч ел эшләргә бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев