Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Башкалабыз Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы үтәчәк

Чараның төп максаты – белгечләрнең дистанцион рәвештә аралашуы нәтиҗәсендә фәнни һәм икътисади күрсәткечләргә күбрәк ирешү

(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда 21-24 сентябрьдә Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы булыр, дип ниятләнә. Әлеге чараны ТР Министрлар Кабинеты РФ Хөкмәте ярдәмендә оештыра.

Чараның төп максаты – белгечләрнең дистанцион рәвештә аралашуы нәтиҗәсендә фәнни һәм икътисади күрсәткечләргә күбрәк ирешү. Форумның программасы файдалы сөйләшүләр, түгәрәк өстәлләр янында аралашулар белән үрелеп барачак. Казан шәһәре буйлап экскурсияләр, күргәзмәләргә бару каралган.

Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа һәм Азия илләрендә (шул исәптән Россия һәм Татарстанда) цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективаларына карата кызыксыну белдергән һәркемне чарада катнашырга чакыра.

Форум, анда теркәлү, катнашу һәм материаллар бастыру шартлары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аудио- һәм видеоконтент модельләре kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.

Kazan Digital Week халыкара форумы интеллектуаль транспорт системалары буенча I Үзәк-Көнчыгыш конгрессын әзерләү өчен төзелгән оештыру комитеты тарафыннан үткәрелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе дәвам итү шартларында конгрессны 2022 елга күчерергә булганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев