Җәмгыять

Башкортстанда юл фаҗигасендә ике балалы гаилә һәлак булган

Фаҗига "Лада Ларгус" һәм КамАЗ йөк машинасы бәрелешү сәбәпле килеп чыккан.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Дүрт кеше, шул исәптән ике бала, Башкортстанда йөк машинасы белән бәрелешкән вакытта һәлак булган. Бу хакта төбәк буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига Бөрьян районында Кага - Иске Сөбханкул автоюлында булган, анда "Лада Ларгус" һәм КамАЗ йөк машинасы бәрелешкән.

“Фаҗигада "Лада" салоныннан булган ир-ат, хатын-кыз һәм ике малай үлгән. Балалар 3-5 яшьләр тирәсендә дип фаразлана. Һәлакәт урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли", - дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе.


 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/11/187916/


Нет комментариев