«Батырлар. Татарстан Геройлары» проектында катнашу өчен 1249 хәрби гариза җибәргән
Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.
«Батырлар. Татарстан геройлары» проектында катнашу өчен 1249 махсус хәрби операция катнашучысы гариза җибәргән.
Сайлап алу этабын узган кандидатлар Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә махсус белем бирү программасы нигезендә яңадан һөнәри әзерлек узачак. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.
«Татар-информ» Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты эшли башлады, дип язган иде. Бу махсус хәрби операция катнашучыларын яңадан укытуга юнәлтелгән «Геройлар вакыты» программасының аналогы. Яңа белемнәр һәм тәҗрибә алганнан соң, хәрби хезмәткәрләр Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә системасында һәм тормышның башка өлкәләрендә төрле вазифаларда эшләү өчен перспективалы җитәкчеләр була алачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/batyrlar-tatarstan-geroilary-proektynda-katnasu-ocen-1249-xarbi-gariza-ibargan-5901837
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев