Богдашкинода, тумышы белән шушы авылдан, Украинада махсус операция вакытында һәлак булган аерым гвардиянең десантчы-штурмлау бригадасының парашютчы-десантчы батальонының өлкән санитары, кече сержант Валерий Ярухин белән хушлашу мәрасиме булды.
(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары”)
– Россия бүген җитди сынаулар алдында тора һәм Украина территориясендә Россия гаскәрләре тарафыннан үткәрелә торган махсус операция – бу барыннан да элек безнең дөньяны яклау. Үз Ватаныбызны һәм халкыбызны нацизмнан саклауга баскан сугышчыларның батырлыкларын һәм казанышларын без һәрвакытта хәтерләячәкбез. Якташыбыз Валерий Александрович үзен дә аямыйча, хәзерге һәм киләчәк буынның азатлыгы, бәйсезлеге өчен батырларча көрәште. Аның үткән тормыш юлы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәлак булган солдатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
– Украинадагы махсус операциядә катнашканда, Донбасс халкын, ватандашларыбызның мәнфәгатьләрен яклаганда, үзенең хәрби бурычын үтәгәндә улыгызның гомере өзелде. Ата-аналарга үзләренең балаларын җирләргә туры килүе бик аянычлы хәл. Сезнең хәсрәтегезне берни белән дә чагыштырырлык түгел. Бүген Татарстанның, илебезнең һәр кешесе зур югалту кайгысын уртаклаша. Сез кичергән хәсрәтне бернинди кайгы уртаклашу сүзләре дә җиңеләйтә алмый. Сез Ватан сакчысы тәрбияләп үстердегез, улыгыз безнең һәм сезнең киләчәгегез өчен үзенең гомерен дә аямады, – дип мөрәҗәгать итте солдатның әти-әнисенә Әгъзам Самат улы.
Контракт буенча хезмәт иткән ефрейтор, Владимир Ярухинның хезмәттәше һәм дусты Сергей Паньшин аның мәрхәмәтле, ярдәмчел егет икәнлеген, чын сугышчы-десантчы, кыюлык таләп итә торган хәрби йөкләмәләрне үтәгәндә аның ышанычлы иптәш булуын билгеләп үтте.
Ярухиннар гаиләсенең туганы Александр Кряхов һәм солдат укып чыккан Богдашкино урта мәктәбенең элеккеге директоры Владимир Тайманов шулай ук чын ул тәрбияләгән өчен әти-әнисенә рәхмәт белдереп, аларның зур кайгысын уртаклаштылар.
– Хәзерге вакытта госпитальдә дәваланучы егетләребезнең хатыннары минем белән элемтәгә керделәр. Валераның батырлыгы нәтиҗәсендә күп кенә ир-егетләр үзләренең гаиләләренә исән-сау кайта алачаклар, – диде матәм митингы ахырында Валерий Ярухин белән хезмәт иткән бер солдатның хатыны Мария.
Валерий Ярухин 1987 елның 16 октябрендә ТАССРның Тәтеш районы Богдашкино авылында туган. Чабаксардагы авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 2010 елда Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә хезмәт иткән. 2011 елның июленнән запаста булган. 2013 елның июнендә контракт буенча хезмәт итә башлаган һәм 2022 елның маена кадәр аерым гвардиянең десантчы-штурмлау бригадасының парашютчы-десантчы батальонының өлкән санитары булган.
2022 елның 20 маенда Донецк өлкәсе Новопетровка авылында һәлак булган. Дәүләт бүләге һәлак булганнан соң бирелгән.
Нет комментариев