Тәтештә Сталинград сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников). Мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары вәкилләре сугышчы-җиңүчеләргә хөрмәт белдерү йөзеннән Дан Мемориалы янына килде.
Район башлыгы урынбасары Евгений Курков җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “1943 елның 2 феврале – герой-шәһәр өчен, барлык россиялеләр өчен изге көн. Ә Сталинград, Мамай курганы сүзләре илебезнең һәр кешесе өчен хәтердә әрнү буларак яңгырый, – дип белдерде ул. – Сталинград өчен 7 айдан артык барган бәрелеш тарихка гомерлеккә кереп калды. Идел ярларында дошманны тар-мар итү Бөек Ватан сугышында һәм Икенче бөтендөнья сугышында тулаем төп борылыш башлануын билгели. Безнең бурыч – Иделнең нык таянычлы яклаучыларының тиңдәшсез батырлыгы турындагы истәлекне саклау, яшьләрдә патриотлык һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү”. Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да тәтешлеләрне истәлекле вакыйга белән котлады, Сталинград бәрелеше сугыш еллары эчендә иң аяусызларның берсе булды, һәм бөтен ил көченнән башка анда җиңү мөмкин булмас иде, дип билгеләп үтте ул. “Сталинград – ул батырлык, кыюлык, әрнү-сагыш һәм хәтер”, – диде ул үзенең чыгышы ахырында.
Тәтешлеләр шулай ук, үзләренең ватандашлары кебек, герой-шәһәрне саклаучылар сафында торган. Ни аяныч, алар инде безнең арабызда юк, элемтәче булып хезмәт иткән шәһәрле Анастасия Никоновна Ананьева гына исән-имин калган. Аның хатирәләреннән: “Безнең штаб яхшы сакланган иде, немецлар тирә-якны бомбага тотты, безне күрмәделәр. Алар әлеге урында бөтенләй дә бернинди хәрәкәтне тапмасын өчен, без төннәрен бер-беребезне алыштырдык. Яшәеш бик киеренке булды, без көн саен куркыныч астында булдык, чөнки Сталинградны һәрдаим бомбага тоттылар...”
Тәтешлеләр мондый кадерле һәм Бөек Җиңү өчен үзләренең гомерләрен аямаучылар турындагы истәлек хөрмәтенә башларын иеп, тын тордылар. Һәлак булучылар Обелискына тантаналы истәлек гирляндасы куелды, ә Мәңгелек утны ал кәнәферләр тирәләп алды.
Нет комментариев