Батырлык ордены белән  бүләкләнде
Җәмгыять

Батырлык ордены белән бүләкләнде

Парашют-десант батальонының десант-штурмлау бригадасы өлкән санитары кече сержант Валерий Александрович Ярухин хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен кече сержант Ярухин Валерий Александрович (һәлак булганнан соң), РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Батырлык ордены һәлак булучының әти-әнисе Ольга һәм Александр Ярухиннарга тапшырылды. 
Парашют-десант батальонының десант-штурмлау бригадасы өлкән санитары кече сержант Валерий Александрович Ярухин хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Ул Богдашкино авылында җирләнде. 

фото: tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев