Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәхет, чәчәкләр...

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ.

Бәхет, чәчәкләр...

Очраттым мин сине ерактан,
Безнең язмыш күктә язылган.
Мин дә, син дә бергә булырга,
Мәхәббәттә еллар узарга. 

Кемгә килгән бәхет һәм чәчәкләр,
Аллаһка укыгыз рәхмәтләр.
Кемдә юк бәхет һәм чәчәкләр,
Сорагыз сез, сезгә дә бирерләр.

Гел синең турында уйладым,
Иң матуры син, сине сайладым.
Йөрәгем гел сиңа талпына,
Күңелем дә сиңа ашкына.

Без булырбыз бергә гомергә,
Язмасын аерылу күрергә.
Мәхәббәтебезне сакларбыз,
Кешеләргә бәхет теләрбез.

Булсын безнең балаларыбыз,
Җимеш кебек сандугачларыбыз.
Аларга да килсен бәхетләр,
Аларга да килсен чәчәкләр.

Илфат Йосыпов, Тәтеш шәһәре

фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев