Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Байраш авыл җирлеге

Әсхәт Гобәев хәбәр иткәнчә, җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе мәсьәләләрне чишүдә техника һәм финанс белән ярдәм итә.

(Тәтеш, 21 апрель, «Тәтеш таңнары») “Байрашларны хезмәт сөю­чәнлекләре өчен хөрмәт итәм, бездә 85 йорт хуҗалыгына 100 мөгезле эре терлек туры килә, сөтне тапшыралар, тот­рыклы табыш алалар, 50шәр баш кош үстерәләр, дәүләт программасыннан файдаланалар, – ди җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев. – Узган елны үзәк урамга рәшәткәдән койма эшләдек, моңа җирлектәге хуҗалык җитәкчесе ярдәм итте, юлларны төзекләндерүгә зур игътибар бирәбез. Үзара салым акчасына Гагарин, Ленин, Совет урамнарының бер өлешенә вак таш түшәдек.– Үзара салымны финанслау  программасын кешеләр үзләре дә тойды, быел Совет, Ленин урамындагы юлны төзекләндерүне дәвам итәбез, ә Совет урамына колонкалар һәм гидрантлар ­урнаштырачакбыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев