Бөек державаның бер өлеше итеп тоябыз
22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне/
(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары"). “Бу көнне без үзебезне Бөек державаның бер өлеше итеп тоябыз, аның казанышлары, халкыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ватанпәрвәрлек хисләрен туган илебезнең лаеклы гражданнары булып үссен өчен яшьләргә, балаларга тапшыру мөһим. Сезне чын күңелдән Россиянең дәүләт әләме көне белән котлыйм!
Сезгә бәхет, җитешлек, Ватаныбыз иминлеге хакына уңышлар телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләргә әйтелгән үзенең мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев