Бөек Җиңү көне белән!
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый.
(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары").
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең
75 еллыгы белән котлый.
– Хөрмәтле ветераннар, тыл эшчәннәре, сугыш чоры балалары, Тәтеш районында яшәүчеләр!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Безнең һәркайсыбыз өчен бу иң кадерле, якын, чын мәгънәсендә һәрберебез өчен изге бәйрәм. Әлеге бәйрәмдә – илебезнең тарихы, һәрбер гаиләдә яшәүчеләрнең югалту ачысы, Ватаныбыз, Җиңү, фидакарьлек һәм каһарманлык күрсәткән безнең күп милләтле халкыбыз өчен горурлану.
Бөек Ватан сугышы батырлары арасында безнең якташларның да булуы белән горурланабыз. Ветераннарга, яу кырларында һәм фронт кирәк-яраклары өчен тылда эшләгән, әлеге Бөек Җиңүне якынайтучыларның һәммәсе алдында баш иябез.
Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар йөрәкләребезне әрнетә һәм фашистларның концлагерьләрендәге түземлегенә, коточкыч шартларда исән калучыларның батырлыгына сокланабыз.
Без тыл эшчәннәренә чиксез рәхмәтле. Алар ачлык-ялангачлыкта һәм җимереклекләрдә, Җиңүне якынайту өчен бар көчләрен куйган. Сез сугыштан соңгы авыр елларда җимерелгән шәһәрләрне, заводларны торгызган, авыл хуҗалыгын җайга салган һәм дәүләтебезнең алга таба куәтле үсешенә нигез салган.
Хәрби армиянең һәм тыл эшчәннәренең бердәмлеге, патриотлык, кешеләрнең үз-үзләрен аямавы, аларның түземлеге һәм каһарманлыгы, ныклыгы һәм Ватанга олы мәхәббәте генә Бөек Җиңүнең нигезе булуын үсеп килүче буын белергә тиеш. Илбасарларны җиңүгә ирешүчеләрнең барысы да безнең өчен үрнәк һәм бүгенге тормышта терәк булып калсын иде.
Олы буын яулап алган Бөек Җиңү безгә тынычлыкта яшәргә, эшләргә, яратырга, балалар һәм оныклар белән сөенергә мөмкинлек бирде. Без җиңү яулаучылар буыны батырлыгы алдында баш иябез.
Ветеран-фронтовикларга, тыл эшчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм барлык өлкән буын вәкилләренә чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер телим!
Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр, иминлек һәм җитешлек сезгә!
Бөек Җиңү көне белән! – диде Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев