Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты безне  гомер буе озата бара

Хәзерге әдәби рус теленә нигез салган Александр Пушкин туган көне уңаеннан иртәгә Рус теле көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 6 июнь, "Тәтеш таңнары"). 

Күңел омтылышы якын
Александр Пушкин үзе белән бер эпохада һәм аннан соң яшәгән бик күп шагыйрьләргә юл яктырткан. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай өчен ул юл күрсәтүче йолдыз булган, ул үзен хаклы рәвештә рус шагыйре һәм язучының укучысы дип санаган. Тукай күзаллавынча, Пушкин бөек, гаять куәтле, якты, көч-кодрәтле, күтәрелү өчен бик кыен булган тау биек­леге. Тукайның 1906 елда “Пушкинга” язган шигыре – бу рус шагыйренең бөеклеген тану. 
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, 
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам; 
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам, 
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Уку – иң яхшы белем алу
Тәтештәге 1нче мәктәп педагогы Нина Титова 40 елдан күбрәк рус теле һәм әдәбияты укыта. Рус теле көне җитәрәк без тәҗрибәле мөгаллимә белән һөнәре һәм рус теленең әһәмияте хакында әңгәмә ­кордык.

–     Сез нигә укытучы булдыгыз?
–     Минем балачагымдагы укытучы – зур хәрефтән әйтелә торган иң хөрмәтле кеше. Һөнәр сайлау гаиләдәге тәрбия, ата-аналарның мәктәпкә карата өйрәткән хис-тойгыларын, укытучыларга – тирән хөрмәт, педагог тарафыннан әйтелгән сүзләрнең какшамас кадере һәм ышанычын билгели.

–     Нәрсәне үзегезнең төп бурычыгыз дип саныйсыз?

–     Укучы өчен аның белеме аеруча да җитди җаваплылык булып тора. Рус теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы – укуга мәхәббәт уяту, хаталарсыз язу гына түгел, шулай ук дөрес итеп сөйләшү, язганда фикереңне әйтеп бирә белергә өйрәтү.

–     Сезне әдәби геройлардан күбрәк кемнәр илһамландыра? 

–  “Евгений Онегин” романындагы геройлар бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып тора. Укучы Анастасия Осипова белән бәйге иншасы өчен Болдинога бару онытылмас якты хис-кичерешләр калдырды, ул матур бүләк булды.
Пушкин туган көнендә авыл кешеләре әдәби геройларны гәүдәләндерә, зур тамашалар була, шагыйрьләр-Пушкин иҗатын хөрмәт итүчеләр бөтен дөньядан җыела.  

–     Рус телен сез ни өчен яратасыз?

– Александр Пушкинның “Рус теле – ул сәнгатьле һәм яңгырашлы, үзенең кулланылышында зирәк һәм куәтле, башка телләргә карата үзенең мөнәсәбәтендә тиз үзләштерүчән һәм гомуми яшәүчән. Аңа “илаһи сыгылмалык, матурлык, гадилек һәм гармония төгәллеге” хас, минем карашымча, – рус теле барлык кыйммәтләрне аеруча да ачык чагылдыра.  

Мәктәп чыгарылышлары – рус теле турында
Ләйсән Мөхәммәтшина, 1нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы: “Рус теле – ул бөек әдәбият теле, мин укырга бик яратам. Рус теле буенча фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә нәтиҗәле катнашу миңа рус грамматикасын яхшы үзләштерү генә түгел, шулай ук белемле итеп язу мөмкинлеген дә бирә, ә боларның барысы да югары культура дәрәҗәсе. Рус теле, минем аңлавымча – Ватанның бер өлеше. Рус теле тормышымның бер өлеше булганы өчен, һәм мин әлеге телдә сөйли, яза, аны өйрәнә алуым белән язмышка рәхмәтле”.

Егор Знатнов, 2нче урта мәк­тәпнең 11нче сыйныф укучысы:­  “Рус теле буенча олимпиадаларда ике ел рәттән катнаштым, муниципаль этап призеры булдым. Укытучыбыз Наталья Анатольевна Федотова миңа туган телне яратырга һәм аңларга өйрәтте, алган белемнәрне камилләштерүдән шатлык табарга да ул өйрәтте”.

Рәзилә Сәгыйрова, Тәтеш татар урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы: “Рус теле минем өчен икенче тел булып тора. Ләкин, шуңа да карамастан, ул минем өчен туган телгә әйләнде. Мин рус телендә аралашып һәм укып кына калмыйча, шулай ук җырлыйм да. Укытучылар Ирина Борисовна Суркова һәм Ирина Николаевна Нагуськина миңа рус теленең барлык матурлыгын тоярга ярдәм итте.
Минем фикеремчә, рус теленә мәхәббәт миндәге кебек, барлык кешеләрдә дә, Пушкин әсәрләре аша уяна. Рус теле ярдәмендә миндә башка телләргә дә кызыксыну барлыкка килде, шуңа күрә үземнең киләчәк һөнәремне телләр белән бәйләргә телим”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев