Ул аңа җылы теләкләр белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Мөхтәрәм Фәррах ага Хәйретдинов декабрь ахырында үзенең 101 яшьлеген билгеләп үтәчәк.
(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Йөз яшьлек фронтовик, янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Әлеге тантаналы мизгелләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан булып үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утлы елларны үз башыннан кичергән Фәррах ага Хәйретдинов белән җылы эчтәлектәге әңгәмә корды, ветеран тиздән гомер бәйрәмен – 101 яшьлеген билгеләп үтәчәге турындагы кичерешләре белән уртаклашты. Татарстан Президенты эше белән бәйле уңай сәбәпләр аркасында әлеге көнне бәйрәмгә килү мөмкинлеге булмавын һәм ветеранга хөрмәт белдерелгән тәбрикләмә аша җылы теләген белдерәчәген әйтте.
Олы ихтирамга лаек Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдинов – Бөек Ватан сугышында илебез тынычлыгы өчен каһарманнарча көрәшкән солдат һәм янгын сагында озак еллар хезмәт куйган шәхес. Ул дүрт сугышта батырларча катнашкан һәм хәрби разведкада хезмәт иткән. Фәррах Хәйретдин улы фашист илбасарларын тар-мар итү өчен барган сугышта Халхин-Голдан алып Берлинга кадәрге юлны үткән һәм кабат көнчыгышка кайткан.
Ул майор исемен алып, 1946 елда Казанга демобилизацияләнә. Бер елдан соң синтетик каучук заводында аппаратчы булып эшли башлый. Аннары әлеге завод каршында эшләп килүче 13нче янгын сүндерү частендә 1951 елда бүлек командиры вазифасына билгеләнә, бу вакытта ул сержант дәрәҗәсенә ирешкән була. Пенсиягә 1970 елда чыга һәм 1995 елга кадәр хезмәт эшчәнлеген алып бара.
фото: Татар-информ
Нет комментариев