Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче педагоглары турында

Укытучылар көне җитәр алдыннан без гәҗит укучылардан беренче педагоглары турындагы хатирәләрен яңартуларын һәм безнең белән бу хакта уртаклашуларын үтендек.

(Тәтеш, 4 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 

Вера Евграфова, Тәтеш: “Яшевка мәктәбе укытучысы Варвара Ивановна Никитина турында күңелдә иң җылы кичерешләр саклана. Аның авыл балалары янына сыйфат төшенчәсен өйрәнү көнендә киеп килгән йомшак һәм тылсымлыдай бәрхет (ул чакта шулай тоелды) яшел күлмәген гомер буе исемдә тотам. Нинди күлмәк иде! Нинди чибәр мөгаллимә иде! Ул белем генә түгел, шулай ук иҗатка, кыюлыкны төрле яклап кулланыр өчен карарлар кабул итәргә өйрәтте”.

Гүзәл Сәйфетдинова, Татар Бидәңгесе: “Беренче укытучым Гөлзәминә Насыйбулла кызын хаклы рәвештә үземнең икенче әнием дип саныйм. Ул безнең күршедә яшәде, һәм мин аны бер кочак дәфтәр белән еш күрә идем. Укытучымның кызыл паста белән ничек итеп хаталарны төзәтүен һәм матур “4”ле, “5”ле куюын күзәтү кызыклы иде. Бәлки нәкъ тә менә шул чакта мин аңа ошарга тырышканмындадыр. Бүгенге көндә мин – укытучы һәм кызыл пастага мәхәббәт миңа Гөлзәминә Насыйбулла кызыннан күчкәндер, мөгаен”.

Ольга Опалева, Тәтеш: “Тәүге укытучым Людмила Викторовна Долгова турында минем күңелдә иң якты һәм матур хатирәләр яши! Бик ярдәмчел, мәрхәмәтле, җаваплы, таләпчән. Беренче сентябрьдә без аны ничек дулкынланып көткәнне, дәресләрдә ничек итеп йотлыгып тыңлаганны хәтерлим! Аның канаты астында без ярату һәм кайгыртуны тойдык”.

Алексей Пыркин, Кошки-Новотимбаево: “Минем беренче укытучым Вера Васильевна Юманкина җитди һәм бер үк вакытта шәфкатьле дә иде. Аның такта янында басып торганы һәм безгә, укучыларга, фәннәрне өйрәткәне әлегә кадәр күз алдымда тора. Аның язуы бик матур икәнлеге, әле тагын безгә һичшиксез күнегүләр ясарга кирәклеген әйтүе истә калган”.

Максим Сергеев, Тәтеш: “Минем беренче укытучым Александра Николаевна Юркина иде. Ул ягымлы, нурлы күзле һәм игелекле кеше. Тәүге мөгаллимә балага гаять зур йогынты ясавына мин ышанам. Әгәр ул киң күңелле һәм сизгер икән, бу чакта укучының йөрәгендә белемгә мәхәббәт һәм тартылу ныклап урнаша. Әгәр киресенчә икән, ул вакытта укудан читләшергә дә мөмкин. Бу яктан миңа уңыш елмайды”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев