Торак йортларда янгыннар чыгу белән бәйле хәлләр киеренке булып кала бирә.
(Тәтеш, 7 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 2020 елның 30 октябрендә ГЛОНАСС-112 системасы буенча бердәм диспетчерлык кизүе хезмәтенә Бессоновода торак йорт януы турындагы хәбәр килеп ирешә. “Янгын чыккан урынга килеп җиткәндә йортның бөтен тирә-ягында көчле төтен күтәрелгән иде. Шуның нәтиҗәсендә, әлеге янгында 1952 һәм 1964 елгы ике ир-ат һәлак булды. Янгын чыгу очрагы буенча материал процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү комитетына юлланды. Янгынның килеп чыгу сәбәбе ачыклана, – дип хәбәр итә ТР буенча Россия ГТХ ДУ күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов һәм районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: – Хөрмәтле районда яшәүчеләр һәм кунаклар! Гомерегезне саклагыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, аларның таләпләрен үтәгез! Чөнки ваемсызлык, гади генә таләпләрне үтәүгә җавапсыз карау да янгыннар чыгуга бик еш сәбәпче була. Торакны озак еллар дәвамында төзүгә, йортка мал-мөлкәт сатып алуга карамастан, барысы да санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнергә мөмкин”.
Янгын часте телефоннары: 01, 112, 2-51-92.
Нет комментариев