“Безнең Җиңү көне” Бөтенроссия марафонына Татарстан да кушылды
“Безнең Җиңү көне” Бөтенроссия марафонына Татарстан да кушылды һәм флешмобта катнашучылар сугышчан җырларны рус, татар телләрендә җырлады
(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Безнең Җиңү көне” Бөтенроссия марафонына Татарстан да кушылды. Флешмобта катнашучылар сугышчан җырларны рус, татар телләрендә җырлады.
“Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы үтә. Әлеге акция Идел буе федераль округын төбәкләренә берләшү мөмкинлеген тудыра һәм барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген сакларга ярдәм итә” , – дип белдергән Винера Ганиева.
Җырчылар Казандагы мәдәният һәм сәнгать институты, Казан кремле диварлары, каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгышлар ясаган.
Аудио- һәм видеоролик республика гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары куелып, сайтларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Татарстаныбыз эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев