Безнең республикада урман янгыннарын сүндерүгә көйләнгән ике яңа станция барлыкка килде
“Экология” илкүләм проекты нигезендә Татарстанда агымдагы елда урман янгыннарын сүндерүгә куллану өчен яңа техникалар сатып алыначак.
(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында быел республикабызда урман янгыннарын сүндерү өчен ике яңа станция барлыкка киләчәк. Ул “Экология” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Урман янгыннарын сүндерү өчен быел 12 техника һәм җайланмалар сатып алыначак. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын бүгенге көндә төрле янгын сүндерү станцияләре тәэмин итә.
Татарстан Республикасында урман янгыннары 2011 елдан алып булганы юк.
Республикабызда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев