Безнең әтиләр нинди?
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Әдилә, 6 яшь:
– Минем әти төрле шәһәрләр буйлап йөри, ул безгә һәр нәрсәдә булыша, безне тәмле ризыклар белән сыйлый.
Платон, 5 яшь:
– Минем әти Толя исемле. Мин аны бик тә яратам һәм ул һәрвакытта дөньяны сакларга әзер, моның белән беррәттән ул һәрчак бокста җиңә.
Айзилә, 6 яшь:
– Минем әти полицейский, йөзәргә, сәяхәт итәргә һәм табигатьтә ял итәргә ярата. Ул безне бик ярата.
Влад, 5 яшь:
– Безнең әти зур буйлы. Көчле. Паша исемле. Ул колхозда эшли. Өйдә ул безгә ашарга пилмән, балык әзерли. Савыт-сабаларны юа. Безгә уйнарга телефонын биреп тора.
Тимур, 6 яшь:
– Минем әти көчле. Ул ике катлы зур йорт төзеде. Мин дә аңа булыштым. Әти өйдә безгә пилмән, сосиска, пылау, ит пешерә. Ул эшкә йөри: агачлар кисә, мунча яга. Аның исеме Әхмәт.
Софья, 6 яшь:
– Әтиемнең исеме Саша. Безнең белән саф һавада йөрергә ярата. Төрле шәһәрләр буйлап йөрибез һәм күп әйберләр сатып алабыз.
Камил, 6 яшь:
– Минем әти кызык, көчле, без аның белән бергәләп уйныйбыз, мин аны бик яратам.
Юля, 5 яшь:
– Минем әти мәрхәмәтле, ул ашарга пешерә белә.
Сораштыруда “Сабый”, “Миләшкәй”, “Әкият” һәм Олы Тархан авылының “Түгәрәк күмәч” балалар бакчалары сабыйлары катнашты.
Материалны тулырак итеп
безнең “Тәтеш таңнары” сайтында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев