Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең якташлар легендар “Аврора”да хезмәт иткән

Крейсер күп кенә тарихи вакыйгаларда катнашса да, ул Октябрь революциясе ярдәмендә танылу ала.

(Тәтеш, 25 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). Крейсер күп кенә тарихи вакыйгаларда катнашса да, ул Октябрь революциясе ярдәмендә танылу ала. 1917 елның 25 октябрендә ясалган әлеге корабльнең залпы илебез тарихында яңа вакыт җитүе турында белдерә. Нармонка авылыннан Николай Уварович Линьков, Михаил Григорьевич Голунков (кайбер документлар буенча – Михаил Георгие­вич Годунков), Михаил Николаевич Старцев, Колунец авылыннан Спиридон Александрович Вавилов 1915 елдан алып 1917 елга кадәр “Аврора”да хезмәт юлы узганнар. 

Безнең якташлар Кышкы сарайны штурмлау өчен хезмәт иткән сигналны күрүчеләр генә түгел, шулай ук атуны башкаручылар да булгандыр мөгаен. “Аврора”  диңгезчеләре отрядының Кышкы сарайны яулап алуда катнашуы һәм октябрь көннәрендә Смольныйны саклаулары билгеле. Диңгезчеләрнең өч төркеме шәһәрдәге тәртипне тотып торган. 

Николай Линьков өенә инкыйлабтан соң кайт­кан. Районга 1918 елда ак гвардиячеләр килгәч, партизан отрядын оештыручы булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев