Җәмгыять

Безнең сыйныф - бердәм коллектив

Кадет мәктәбендә укытучы-психолог сыйныф коллективын берләштерү буенча тренинг үткәрде.

(Тәтеш, 21 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләр киртәсен бетерү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү, уңай психологик климат булдыру максатыннан 5 нче сыйныфта укытучы-психолог сыйныф коллективын берләштерү буенча тренинг үткәрде. Тренингның максаты - «безнең сыйныф – бердәм коллектив» төшенчәсен формалаштыру, кадетларның бер-берсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештыру, танып белү кызыксынуын үстерү, актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итү.

Тренинг барышында һәр кадет аңлады: бердәм коллектив кына күп кенә җиңүләр яулый, конкрет максатларга һәм бурычларга ирешә ала.


кадеты

Нет комментариев