Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза

Рөстәм Миңнеханов балаларны Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таңнары", Владимир Васильев фотосы). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында узган хәрби парад вакытында ясаган чыгышында Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз дип белдерде.

"Күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты коточкыч сугыш кагылмый калган бер генә гаилә дә булмаганлыгын, Татарстаннан 700 меңнән күбрәк кеше китеп, шуның яртысы әйләнеп кайта алмавын искә алып үтте.

"Тылда калганнар - картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы тора алып, зур батырлык күрсәтте. Без бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез",  - диде Рөстәм Миңнеханов.

" Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез безнең өчен һәрвакытта батырлык, чыдамлык, патриотлык үрнәге булачаксыз", - дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.

Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады. Илнең Баш Командующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россиянең Коралланган көчләренең абруе артуын әйтте.

"Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!" - дип тәмамлады чыгышын Президент. Шуннан соң Татарстан Республикасының дәүләт гимны яңгырады.

Трансляцияләү барышы Мәскәү белән тоташтырылды. Россия Президенты Владимир Путин  чыгышында Җиңүнең зур бәһагә ия икәнлеген, 75 ел элек яулап алынган Җиңү ил язмышы өчен хәлиткеч булганлыгын искәртте. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Россия гимны яңгырады.

Бүген Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары, прокуратура вәкилләре тантаналы йөрештә атлый. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр, 40 хәрби техника катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев