Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген – Владимир Ильич Ленин тууга 150 яшь

Владимир Ленин (Ульянов) 1870 елның 22 апрелендә Сембердә (Ульяновск) туа.

(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Ул гимназияне алтын ме­дальгә тәмамлап, Казан университетына укырга керә, әмма 1887 елның декабрендә студентларның революцион җыенында актив катнашканы өчен кулга алына һәм Казан губерниясе Кокушкино авылына озатыла.

Озак та үтми Владимир Ульянов үзлегеннән укып имтиханнарын тапшыра, адвокат ярдәмчесе була. Шулай да сәяси эш­чәнлеген туктатмый. Башкалада “Эшче катламны азат итү өчен көрәш берлеге” оештыра. 1897 елда кулга алына һәм Шушинскийга сөрелә. 1905 елдагы инкыйлабтан соң Ленин чит илгә кача, Россиягә 1917 елда гына кайта. Соңрак сәламәтлеге какшап, эшеннән читләшә. Юлбашчы 1924 елның кышында вафат була. Ленин оештырган дәүләт XX гасыр дәвамында яшәп килә.

Ленинның шәхесе тарих­чылар арасында хәзер дә бәхәс тудыра.

Ул дөнья тарихындагы бөек юлбашчының берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев