“Бик яхшы” дигән бәя бирде
Миңа “Колос” агрофирмасы директоры Рима Сафиуллова белән шәхси эшләр буенча очрашырга кирәк иде.
(Тәтеш, 7 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Зинаида Роткина, хезмәт ветераны, Богдашкино авылы ). “Миңа “Колос” агрофирмасы директоры Рима Сафиуллова белән шәхси эшләр буенча очрашырга кирәк иде. Жуководагы авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәсенә бардым. Гаҗәпкә калдым: мәһабәт бина тора, ә эчке ягында чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Урак өстендә җитәкчене эш бүлмәсендә очрату читенрәк, шуңа да мине директор урынбасары Ранис Мәүлиханов каршылады. Ул мине игътибар белән тыңлады, нәрсә кирәк булса, барысы да шунда ук уңай хәл ителде. Мәсьәләне чишүдә бухгалтер Мәсхүдә Йосыпова белән икътисадчы Сергей Исаев булышлык күрсәтте.
Мин биредә эшләүче кешеләрнең әдәпле, ягымлы булуларына сөендем. Боларның бит барысы да җитәкчедән тора: коллективының кәефе дә, эш мохите дә.
Трактор паркы яныннан узып барганда никадәрле техника һәм мондагы тәртипкә гаҗәпләндем. Хуҗалык алга омтыла. Жуково үзе дә танымаслык булып яхшы якка үзгәргән. Боларның барысына да җитәкченең хезмәт көче салынган, әлбәттә. Мин агрофирма идарәсендә беренче тапкыр булдым һәм бик канәгать калдым, өлкән кеше буларак Рима Гомәровнага “бик яхшы” дигән югары бәя бирдем”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев