Бизнес-кейслар чиштеләр һәм проект якладылар
Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы студенты Алина Захарова һәм Хатаб Храмов “Эшкуарлык” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабында катнашты.
(Тәтеш, 25 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы студенты Алина Захарова һәм Хатаб Храмов “Эшкуарлык” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабында катнашты.
“Районыбызның булачак икътисадчылары һәм бухгалтерлары Казанда узган чемпионатның үз катнашындагы өлешендә бизнес-кейслар (проблемалы хәлләр) чиштеләр, микрояшеллек үстерү буенча КФХның бизнес-планын якладылар”, – дип хәбәр итә Галина Борисова.
Сәләтле студентларны бәйгегә техникумның һөнәри осталык укытучысы Шамил Гафуров әзерләде.
Студентлар һәм команданың җитәкчесе ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучы сертификаты алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев