Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет кошы очып килгән

Олы Тормыдан Гарифуллинар гаиләсе үзләре өчен аерым бер тормыш юлын сайлаган һәм аннан ышанычлы адымнар белән баралар

(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА). Алар гаиләсе хакындагы язманы без узган елның сентябрендә (“Тәтеш таңнары”, №71, 2017 ел 27 сентябрь) бастырдык. Ул “Күршеләрдән уңдык” дип исемләнгән иде. Безнең игътибарны йорт яны территориясендәге чисталык, аллы-гөлле чәчәкләр генә җәлеп итеп калмыйча, моңа шулай ук авылдашларының алар хакында эш сөючән, ярдәмчелләр һәм игелек­ле кешеләр булуы турында әйткән сүзләре дә зур этәргеч булды. Тормыш нигезе – аларның хезмәте, ә эшчәнлекләре – нәселдән килә. Лилия һәм Айрат Гарифуллиннар авылдашларын һәр елны нәрсә белән дә булса гаҗәп­ләндерәләр: йорт янына йә балалар мәйданчыгы, йә беседка төзеп куялар. Ә җәй башында аларның өйләренә бәхет кошы – гаять зур матур тавис  “очып килгән”, аны кул астындагы материаллардан эшләгәннәр. Ул төрле ташлардан ясалган калкулык­ка оялаган һәм горур башын узып-китеп йөрүчеләргә төбәгән – әйтерсең лә үзенең гаҗәеп гүзәл “күп күзле” койрыгын менә-менә җәеп җибәрер сыман. “Аны өч ел ясадык, кышкы айларда әлбәттә, чөнки җәен вакыт җиткереп булмый, – дип уртаклаша Лилия. – Әзерләүгә азрак вакыт та киткән булыр иде, әмма без иң яхшы материалларны сайлап алдык – сыйфатлы пластмасс шешәләр, билгеле бер төстәге савытлар (аларның исәбен беркем дә санамаган), рәшәткәләр, челтәрләр, шөрепләр һәм башка шундыйлар. Барысын да бөтен гаиләбез – ирем Айрат, кызларым Диләрә һәм Камилә белән бергә эшләдек. Барлык вак-төягенә кадәр җентекләп сурәтләдек, һәм үзебезнең казанышыбыз өчен бик шатландык – тавис тере кош сыман килеп чыкты”. 

Ә менә тәгәрмәчләрдән ясалган попугайларны тиз иҗат иткәннәр, монда шулай ук төп эшне ире башкарган. Хәзер алар тавис белән күршелектәге “ояда” үзләренең канатларын җәеп утыралар һәм йорт хуҗабикәсе яраткан  бакра чәчәкләрне күтәреп киләләр.

Югыйсә мәшәкатьләре дә җитәрлек – 30 сутый җир шактый хезмәт таләп итә, гаиләне туендырган алты сыер янына тагын ике өстәлгән, биш яшьлек Буянны яшь Йолдыз алыштырган. Ә казлар, үрдәкләр, тавыкларны бу гаиләдә мәшәкатькә дә санамыйлар – алар гадәттәгечә хуҗалыкта һәр елны да бар һәм әйтерсең лә бу шулай булырга тиеш тә. Авылда шәхси хуҗалыктан башка, ничек кенә тырышсаң да, яшәп булмый. Шактый хезмәт күп вакытны алса да, нәтиҗәсе шуңа торыша. Ит, сөт, каймак, эремчек, йомырка – барысы да үзләренеке. Өстәвенә әле үстергән җиләк-җимешләре дә мулдан. Гаилә бюджеты өчен болар яхшы булышлык.

“Сандугач керде күңелгә”, – дип җыр­лана җырларда, Гарифуллиннар да шулай яши”, – диләр күршеләре. Хәйләсез, көнләшүләрсез һәм явызлык­ларсыз, игелекле һәм киң күңелле булып гомер кичерә, иҗат итә Олы Тормыдагы тырыш гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев