Бүләкләнделәр
Хезмәтләрен хөрмәтләп.
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы пенсия фонды идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары Масанкина Марина Михайловнага; Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе белгече Петрова Юлия Юрьевнага РФның пенсия фонды Идарәсе Рәисенең Рәхмәте тапшырылды.
Татарстан Республикасы Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе начальнигы Большакова Ирина Александровна ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
РПФның Тәтеш районы идарәсе белгечләренә ТР буенча Россия пенсия фонды бүлегенең Рәхмәте тапшырылды: Егорова Ирина Николаевнага һәм Карпова Алена Владимировнага, начальник урынбасары Никоноров Алексей Александровичка.
РПФның Тәтеш районы Идарәсенең юрист-консультанты Артемьева Наталья Петровна һәм белгеч Суханова Марина Александровна архив эше буенча ТР Дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
РПФның Тәтеш районы Идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Низамова Лилия Хәмит кызы Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев