Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ­ветераны Вәгыйзь Гыйзиев һәлак булган дип саналган

Бу хакта безгә аның кы­зы Гү­зәлия сөйләде.

(Тәтеш, 6 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышы ­ветераны Вәгыйзь Гыйзиев һәлак булган дип саналган, хәтта туганнар каберлегенә җирләнгән урыны да билгеле булган. Әмма язмыш башкача хәл иткән, ул туган ягы Тәтешкә Җиңү белән кайткан һәм 70 яшенә кадәр яшәгән.

Бу хакта безгә аның кы­зы Гү­зәлия сөйләде. Ул әти­­­се­нең сугыш турында аз сөйлә­­вен, әмма туганнар кабер­ле­геннән ничек чыгуы турындагы хатирәләре аның гомере буена истә калуын әйтте. 

“Яныбызда бомба шартлавын гына ишетеп калдым, – дип сөйләгән Вәгыйзь Гыйсмәтулла улы. – Кайдадыр караңгылыкта аңыма килдем. Авызда ниндидер тозлы сыеклык тәме бар иде. Башта аңлашмадым, ә аннары гына кан икәнлеген сизеп алдым.

Мин әйләнергә теләдем, әмма булдыра алмадым, өстән ниндидер авырлык басып тора иде. Кайда икәнлегемне һич кенә дә аңлый алмыйм. Бары тик берникадәр вакыттан соң гына үземнең җир астында ятуымны, ә минем өстә кеше гәүдәләре булуын аңлаштым. Янәшәдә бомба шартлавы искә төште, баштарак башка солдатлар белән бергә җиргә күмелеп калдык микән әллә дип уйладым. Шул чакта көчле авырту тойдым һәм ничектер куркыныч булып китте. 

Мин шактый ук физик көч­кә ия идем, тирә-юньдәге гәүдәләрне кырыйга этеп җибәрә алдым, һәм шул вакытта мин барыбыз өчен дә бер булган уртак каберлектә ятканымны аңладым. Шул чакта бик тә яшисем килде! Мин аңымны җуймаска тырышып, үҗәтләнеп өскә күтәрелә башладым һәм, ни­һаять, үрмәләп чыктым. Кү­ңелемдә булган шатлык хисен әйтеп кенә аңлатып булмый. Каберлектән чыккач, мин үземне бакый дөньядан кайткандай тойдым. Тик мине тирә-якта шомландыргыч тынлык каршылады, колакларым ишетмәвен аңладым. Миннән ерак түгел генә сугышчылар колоннасы китеп бара иде, мин аларга кычкыра башладым. Мине күреп алып, берничә кеше йөгереп килде, алар шунда ук мине госпитальгә озаттылар, анда гомеремне коткарып калдылар да инде. Ә тагын бераз соңарган булсам, минем каным агып беткән ­булыр идем”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев