Бөек Ватан сугышында катнашкан Ведьгаев Илья Егорович вафат
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашкан Ведьгаев Илья Егорович вафат

Ведьгаев Илья Егорович 1925 елда Килдеш авылында туган.

(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышында катнашкан Ведьгаев Илья Егорович вафат.

Ул 1925 елда Килдеш авылында туган. 1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына чакырылган. Бер ел Иваново өлкәсендә хәрби курсларда укыган. Аннары Беренче Белоруссия фронтына, укчы полкка җибәрелгән. Пулеметчы булган. 1944 елның маенда Припять елгасын кичкәндә яраланган. Госпитальдә дәваланган. Аннары яңадан фронтка киткән. 155нче аерым укчы ротага җибәргәннәр. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнгән. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев