Богдашкинолы безнең гәҗитне кадерләп саклый
Редакциябезгә Геннадий Горбунов шалтыратты һәм Богдашкинода 60 ел элек электр кертелүе – үзенә бер төрле юбилей көне хакында хәбәр итте.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Редакциябезгә Геннадий Горбунов шалтыратты һәм Богдашкинода 60 ел элек электр кертелүе – үзенә бер төрле юбилей көне хакында хәбәр итте.
“Шәхси архивны караганда, авылыбызга ничек итеп ут кертелүе турында “Авангард” гәҗитендә бастырылган язма кулыма килеп эләкте, – дип сөйли Геннадий Иванович. – Сентябрьдә мин армиягә киттем, ә 2 декабрьдә авыл кешеләренең йортына, колхозның производство биналарына, социаль объектларга һәрдаим кабызып булырлык ут тоташтырылган, аңарчы ул бары тик кичке сәгать 11гә кадәр генә кабына иде. Армия хезмәтеннән кайткач, туган авылымны танымадым – тәрәзәләрдә соңга кадәр утлар балкый, шулай ук урамнар да яктыртылган, бик шатланган идем. Хәзер тагын да яхшырды, бездә барысы да бар – яктырткычлар да, газ да, су да – шәһәрдәге кебек. Райондагы барлык күңелле үзгәрешләр турындагы яңалыкларны район гәҗитеннән белеп торам”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев