Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендә “Мәгариф” илкүләм проекты буенча оештырылган “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы булды
(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, фото Виктории Ватутиной). Чемпионатта курсантларның алты командасы катнашты, алар “Янгын куркынычсызлыгы” төрендә үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
Көллият директоры Татьяна Адаева сәламләү сүзендә көллият һөнәри осталык ярышларында 2015 елдан алып катнаша, дип билгеләп үтте. Курсантлар “Коткару эшләре” һәм “Янгын куркынычсызлыгы” төрләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
– Кеше үзе хакында якты эз калдырырга, яңа белемнәр үзләштерергә, җәмгыятькә файда китерергә, профессионал булырга һәм туплаган тәҗрибәсен яшь буынга тапшырырга тиеш, – дип билгеләп үтте Татьяна Юрьевна. – “Янгын куркынычсызлыгы” һөнәри осталык компетенциясе иң мөһимнәрнең берсе булып санала. Монда бик яхшы физик әзерлек белән бергә, сез интеллектуаллар да булырга, гамәли күнекмәләргә ия һәм теорияне бик яхшы итеп белергә тиеш.
Ярышларда катнашу өчен, курсантлар көллиятнең уку кабинетларында гына түгел, ә “Коткару эшләре” остаханәсе, компетенцияләрнең махсус үзәге, ресурс үзәге мәйданчыкларында да һөнәри һәм гамәли әзерлек уздылар.
Һәм шушы барлык вакыт эчендә алар янәшәсендә һәрчак остазлары булды. Яңа чемпионат циклында 2021 елгы “Ворлдскиллс”ның төбәк чемпионаты җиңүчеләре, 2022 елгы илкүләм чемпионат финалында катнашучылар, шулай ук янгын сүндерүче булып эшләүче һәм көллият укытучысы экспертлар сыйфатында чыгыш ясадылар.
Төрле модульләр буенча ярыш сынаулары барышында яшьләр каравыл хезмәтендә эшләү, янгынны сүндерү, янгын куркынычсызлыгы, профилактик эшләр алып бару, авария-коткару эшләрен башкару һәм башка биремнәрне үтәделәр. Чемпионатның баш эксперты Илнар Арсланов билгеләп үткәнчә, һәрбер этапны дөрес һәм төгәл итеп башкарып чыгу җиңелләрдән түгел, аларның барысы да чынбарлыктагы хәрби шартларга тәңгәл китерелгән, димәк, төгәл һәм ышанычлы итеп эш итәргә кирәк.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны эксперт-остаз Адель Галләмов җитәкчелегендәге өченче курслар командасы алды.
– Чемпионат алдыннан без өч ай дәвамында ныклап әзерләнү белән шөгыльләндек, безнең эксперт-остазыбыз Адель Галләмов булды, – дип уртаклашты команданың капитаны Камил Шиһапов. – Җиңәргә дигән максат куйдык. Моңа теориядә һәм практикада ныклы күнекмәләр узу нәтиҗәсендә ирештек. Әзерлек барышында да, ярышлар барышында да безнең биш кеше арасында команда рухы, бердәмлек хисе булды. Алда әле тагын – ныклы күнегүләр, Россия дәрәҗәсе, көндәшлек зур, без барлык осталыкны һәм күнекмәләрне бик яхшы итеп күрсәтергә тиеш булачакбыз.
ТР буенча ФЯХның 133нче часте начальнигы Сергей Фокин, көллият залында чемпионатны ябу тантанасында чыгыш ясаганда, яшьләргә изге теләкләрен әйтеп, безнең көллият командасы абруйлы ярышларда берничә тапкыр лаеклы чыгыш ясады, бөтенроссия ярышларында бу юлы да сынатмаслар, дип билгеләп үтте.
Нет комментариев