Җәмгыять

Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүгә әзерлек бара

Россия Федерациясенең ­барлык территориясендә 2020 елның ­ок­­тяб­рендә Бөтенроссия халык исәбен алу узачак.

(Тәтеш, 25 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Татарстан Республикасында ТРда Бөтенроссия халык исәбен алу-2020не уздыру буенча Комиссия оештырылган, комиссияләр барлык муниципаль районнарда булдырылган.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 октяб­ренә республиканың барлык торак пункт­ларында адрес хуҗалыкларының торышына тикшерү үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 60,2 мең йортка санлы тамга урнаштыру яки алыштыру таләп ителә (йортларның тулаем саныннан 9,8 процент).
Мәгълүмати база – йорт адресларының исемлеген булдыру, исәпкә алуга әзерләнүнең мөһим этабы булып тора. Тәтеш районының статистика бүлеге белгечләре шулай ук йорт адреслары исемлеген көнүзәкләштерүне уздырды. Алар Федераль мәгълүмати адрес сис­темасының административ мәгълүматлары белән адресларны ­чагыштырды һәм төгәллек кертте. Теркәүчеләр йортларның адрес исемлеген һәм картография материалын ачыклады. Исемлекләрне көнүзәкләштерү барышында алынган мәгълүматлар 2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәргәндә оештыру планын эшләү өчен нигез булып тора. “Татарс­тан Республикасында халык исәбен алуны уздырганда 9,8 мең кеше эшләячәк”, – дип хәбәр итә Тәтеш районы статистика бүлегенең әйдәп баручы белгече Надежда Рафаил кызы. – Халык исәбен алган кеше таныклыкка, махсус экипировка – портфель һәм шарф­ка ия булачак. Паспортны күрсәткән вакытта таныклык гамәлдә”. 

“Булачак исәп алуда яңа технологияләр куллануга: республикада яшәүчеләр тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәп алу битләрен мөстәкыйль тутыру, исәп алуны күп функцияле үзәктә узу мөмкинлеге, шулай ук исәп алучылар тарафыннан кәгазь бланклар урынына планшетлар файдалануга төп басым ясалачак. Исәпкә алу барышы яңа кертелгән алымнар ярдәмендә тагын да уңайлырак булачак”, – диде Надежда Петровна. 

 


Нет комментариев