Бу сәламәтлек өчен мөһим, уңайлы һәм түләүсез
КОВИД-19 белән чирләгән кешеләр йогышлы булмаган хроник чирләре арту билгеләрен, аларның көчәю куркынычлылыгы факторларын ачыклау максатыннан тирәнтен диспансеризация уза алалар.
(Тәтеш, 21 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова).
– Тирәнтен диспансеризацияне яңа коронавирус инфекциясен кичергән, ике һәм аннан да күбрәк йогышлы булмаган чирләре (шикәр диабеты, ишемик йөрәк авыруы, үпкәнең хроник обструктив чире, бронхиаль астма һәм башкалар) булган гражданнар өстенлекле тәртиптә уза алалар, – дип хәбәр итә ТР ОМСның Буа шәһәрендәге территориаль бүлек филиалы директоры Илсур Гарипов. – Шулай ук яңа коронавирус инфекциясен кичерүчеләр, кичергән инфекциядән 2 ай узган гражданнар.
Тирәнтен диспансеризация вакытында беренчел медицина-санитария ярдәме алу өчен гражданин үзе беркетелгән поликлиникада түбәндәге тикшерүләр уздырыла: канның кислород белән туенуын, сулыш күләмнәрен билгеләү, канның җентекле тулы анализы, канның биохимик анализы, терапевт/гомумтәҗрибә табибы тарафыннан кабул итү.
Медицина күрсәткечләре буенча (табиб билгели) үткәрелә: 6 минутлык йөреш белән тест; Д-димер концентрацияләрен билгеләү, күкрәк читлекләре органнарын ренгентка төшерү.
Тирәнтен диспансеризациянең икенче этабы югарыда күрсәтелгән тикшерүләр узган вакытта патологик үзгәрешләр ачыкланганда уздырыла һәм бу үз эченә ала: үпкәнең эхокардиографиясен, компьютер томографиясен ясатуны, түбән очлыклардагы кан тамырларын дуплекслы сканерлаштыруны.
Тирәнтен диспансеризация ОМС полисы буена түләүсез үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев