Җәмгыять

Бүләкләр алып барганнар

Узган атнада Олы Шәмәк авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр кунаклар каршылаган.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). Валерий Секанкин һәм район башкарма ко­мите­тының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова интернат-йортка беренчел кирәкле әйберләр һәм татлы бүләкләр алып барганнар. Бүләкләрне сатып алуда һәм илтеп җиткерүдә чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев ярдәм күрсәткән, интернат-йортның элекке хезмәткәре Анжелика да әйберләр сатып алуга акча күчергән.
Ураза гаете һәм Пасха бәйрәме ­алдыннан кунак­лар интернат-йортта яшәүчеләрне бәй­рәм белән котлаганнар, көнкүреш­тә ­ки­рәк­ле әйберләр бү­ләк ит­­кәннәр, ә Валерий Се­канкин тортлар да ­тапшырган. 

– Өлкән яшьтәге кеше­ләрнең күбесе безгә авыр хәлдә, белгечләр әйткәнчә, сәламәтләнүгә өметләре калмаганда килә. Ә бездә алар аякка басалар, гаилә коралар, музыка уен коралларында уйныйлар, – дип бил­геләп үтә интернат-йорт директоры ­Людмила ­Самаркина. – Безгә кунаклар алып килгән бүләкләр көнкүрештә шактый файда китерәчәк.  


Нет комментариев