Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлар турында ничек белергә

Россия суд приставлары Федераль службасы хезмәткәрләре шәһәр урамнарында “Үз бурычларың хакында бел” дигән мәгълүмати акция үткәрде.

(Тәтеш, 2 май, «Тәтеш таңнары», Татьяна Кузнецова (автор фотосы)). Приставлар тәтешлеләргә белешмәлекләр өләште, бурычлары турындагы мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә кайдан белергә мөмкин булуын аңлатты, гражданнарга башкарма производство турындагы мәгълүматны алырга мөмкинлек биргән Россия СПФХнең электрон ресурсларын файдаланырга өйрәтте. 

Узып йөрүчеләрнең күпчелеге акциягә кызыксынып карады, аларның күбесе бурычлары булмавын, әмма, алынган мәгълүматларны зарурилык булган вакытта һичшиксез файдаланачакларын әйтте.

“Хәзер бурычлар турында белер өчен суд приставлары хезмәтенә барып вакыт сарыф итәргә кирәкми. Моның өчен Россия суд приставлары Федераль хезмәтенең электрон ресурслары эшли: “Башкарма производство мәгълүматлары банкы” һәм “Башкарма производство яклары шәхси кабинеты”, – дип билгеләп үтте бүлек начальнигы – Тәтеш районы суд приставлары бүлеге өлкән суд приставы Андрей Наумов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев