Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел Чернобыль атом электростанциясендә булган иң зур фаҗигагә 36 ел тула

26 апрель – Радиация фаҗигасен һәм һәлакәтен бетерүдә катнашучылар көне

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”). Быел Чернобыль атом электростанциясендә булган иң зур фаҗигагә 36 ел тула. Әлеге коточкыч хәбәр 
1986 елның 26 апрелендә бөтен дөньяны тетрәндерде.

Әлеге һәлакәтне бетерүдә катнашучылар батырлыклар һәм фидакярлекләр күрсәтмәгән булсалар, фаҗига тагын да киң колач алган булыр иде. Фаҗига атом-төш энергетикасы тарихында иң зурысы дип санала.

Гади ликвидацияләүчеләр илнең барлык төбәкләреннән җы­елганнар һәм үз эшләрен башлап җибәргәннәр, алар арасын­да тәтешлеләр дә булган. Бу кеше­ләргә күрелмәгән, күп яктан аңла­шылмаган, куркыныч көч каршылык күрсәткән чын фронт булган.

– 1987 елның сентябрь ахырында Чернобыль АЭСындагы фаҗигане бетерүгә җибәрделәр. 30 чакрымдагы зонада – иң зыян күргән урында хезмәт иттем. Беренче вакытта нәрсә белән эшләргә туры килүен белмәдек, нурланыш дәрәҗәсен даими үлчәп тордык. Әгәр ул артып кит­кән булса, махсус киемне шунда ук алыштырдык, – дип искә ала Тәтеш шәһәрендә яшәүче Наил ­Гайнулов, – мин бригадир-механик итеп билгеләндем. Урынга килеп җиткәндә саркофаг җыелган иде инде. Төп эшебез 4нче блокта витражлар урнаштыру, зарарланган объектларны бетерү, төзелеш эшләре үткәрү, суыту системасын ремонтлау, авыл хуҗалыгы ­техникаларын яңадан җиһазландыру булды. Эш белән беррәттән хәрби частьтә дә хезмәт куйдык. Хәрби часть Чернобыльдән 50 чакрым ерак­лыкта – “чиста зона”да иде.

Кашка авылында яшәүче ­Раиса Корзога ире, хәрби хез­мәткәр белән бергә Могилевски өлкәсенең Быхов шәһәрендә, күчерү зонасында яшәргә туры килгән.    
– Без хәрби аэродромга хезмәт күрсәттек. Шәһәрдә яшәүчеләр башка җирләргә күчерелделәр, ләкин кайберләре кире кайттылар. Җирнең өске катламы җыеп алынса да, нурланыш үзен белгертте: сабыйлар үсеш тайпылышлары белән тудылар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр гадәттәгедән зур булып үстеләр, – дип сөйли Раиса Владимировна. – Ирем 2004 елда вафат булды, нурланыш зонасында яшәү йогынты ясады. 
Шәһәрле Александр Молчаев

1989 елда һәлакәт нәтиҗәсен ликвидацияләүдә дүрт ай булган. Ул Чернобыльнең утыз чакрымлы зонасында ЗИЛ хәрби машинасында шофер булып эшләгән. Зонаның барлык территориясе өч катлы чәнечкеле чыбыклар белән әйләндереп алынган булган һәм милицияләр тарафыннан катгый сакланган.  
– Палаткаларда 20шәр кеше яшәдек, нурланыш тузанын юып төшерер өчен һәр көнне мунчада юындык. Бик яхшы тукландык, эчәр өчен су җитмәү генә проблема булды, – дип уртаклаша Александр Николаевич. – Зыян күргән урыннар буйлап узганда монда ниндидер хәл килеп чыкканлыгы хәтта сизелмәде дә. Бары тик  кешеләрсез авыллар һәм кара агачлар гына фаҗига хакында искә төшереп тордылар. Зонадан чыкканда машиналарны сабынлап юдык, нурланыш контролендә җентекләп карау уздык. Алган нурланышның беренче билгеләре – телдә баллы тәм һәм чигәләр чыңлау иде.
Александр Молчаев 4 ай эшләү вакытында 4,8 рентген нурланыш алган.    

Якташларыбыз үзләренең сә­ламәтлекләре һәм гомерләре бә­рабәренә кешелек дөньясын бик көчле радиоактив нурланыштан коткарганнар. Алар барысы да үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәп, зарарлы радиоактив матдәләр таралуны булдырмый калганнар.
Материалны әзерләгәндә “Испытание Чернобылем. Тетюшане: в памяти на всю жизнь” китабы кулланылды.

12+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев