Район башкарма комитетының архив бүлеге хәбәр итүенчә, 1972 елның 24 гыйнварында узган шәһәр Советы утырышының 1нче санлы беркетмәсендә Тәтеш шәһәрендә шәхси торак йортлар төзү өчен яңа урам төзү планы раслануы билгеләп үтелгән.
(Тәтеш, 6 апрель, “Тәтеш таңнары”). Район башкарма комитетының архив бүлеге хәбәр итүенчә, 1972 елның 24 гыйнварында узган шәһәр Советы утырышының 1нче санлы беркетмәсендә Тәтеш шәһәрендә шәхси торак йортлар төзү өчен яңа урам төзү планы раслануы билгеләп үтелгән. Яңа урамга Бакча дигән исемне бирү турында карар кабул ителгән.
– Безгә җир кишәрлекләрен зур бакча урыныннан бүлеп бирделәр, исеме дә шуңа Бакча дип аталды. Төгәл генә әйтә алмыйм, шулай да бакча сәүдәгәрнеке булган дип әйттеләр, – дип сөйли Валентина Ибәтуллина. – Зал булыр дип ниятләнгән җирдә, уртада алмагач үсә иде, тамырларын казып алырга кызганыч булды. Бакчабызда кура җиләге, чия күп иде, биш алмагачны калдырдык. Алмалары сусыл, татлы, эре иде, алманы һәрчак күп бирделәр, әле өч ел элек кенә кистек – картайдылар.
Валентина Николаевна әйтүенчә, янәшәдә генә сөзәк ярлы матур күл булган, аннан төзелешкә көянтәләп су ташыганнар. Хәзер ул сазлыкка әйләнгән. Урман ерак булса да, су эчәргә ике поши килгән, кешеләрдән курыкмаганнар.
– Валентина һәм Александр Пугачевлар белән ике фатирга бер йорт төзедек. Римма һәм Александр Васиннар, аннары Тамара Анатолий һәм Пугачевлар, Әлфия һәм Наил Миннеҗановлар, Ситниковлар, Айзатовлар йорт төзеделәр... Барысы да яшь гаиләләр, балалары бар иде, күңелле, тату яшәдек, – дип искә ала тәтешле. – 72нче елның маенда яңа йортта, туганнар һәм күршеләрне чакырып, өй туен һәм туган көнемне билгеләп үттек.
Нет комментариев