Быел Түбән Тархан авылыбыз мәчетенең тышкы ягы төзекләндерелде
Җәмгыять

Быел Түбән Тархан авылыбыз мәчетенең тышкы ягы төзекләндерелде

Хәзер мәчетебез әллә каян күренеп, балкып тора.

Имабыбыз Фәрит абый аның матур якка үзгәрүенә күп тырышлык куя. Рәхмәт яусын аңа тырышлыгы өчен.

Шулай ук ялланып эшләүче абзыйларны да билгеләп үтәргә кирәк, чөнки алар үзләренең вазыйфаларын җиренә җиткереп эшләделәр. Абдрахманов Ильдар, Вахитов Әхмәт, Зәләлетдинов Ильдар абыйларга хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Бик зур рәхмәт сезгә изге гамәлегез өчен! Аллаһ сезне рәхмәтеннән, ризалыгыннан һәм ярдәменнән ташламасын, исән-имин булыгыз!


Нет комментариев