Бәйрәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булсын дисәк
Җәмгыять

Бәйрәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булсын дисәк

Борчулы хәлләр күрсәткәнчә, бәйрәм җиткәндә күпләр ялган товарлар, ягъни тиешле таләпләргә туры килми торган алкоголь эчемлекләр сатып алуда алданалар.

(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Яңа ел бәйрәме алкоголь белән агулануга әйләнмәсен өчен, алкоголь продукцияләрне бары тик ваклап сатуга лицензиясе, кулланучылар өчен күренерлек урынга “Кулланучы почмагы” урнаштырылган кибетләрдән генә сатып алыгыз”, – дип киңәш итә дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова. – Законның яңа таләпләре нигезендә, алкоголь продукцияләрне сату ЕГАИС системасы коды булган махсус чек, сатып алуны рәсмиләштергән вакытта касса чегы белән бергә бирелергә тиеш”. 

Сыйфатсыз продукция сатып алганда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук спирт кушылган продукцияләрнең законсыз әйләнешен яки җитештерүне ачыклаган очракта uslugi.tatarstan.ru ТР Дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле” ДМСна хәбәр итәргә киңәш итә белгеч. 

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев