“Бәйрәмгә бергәләп җыелабыз”
Жуково авылында мәдәни чаралар китапханәче Ирина Малкинадан башка үтми, чөнки ул иҗади кеше.
(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова (автор фотосы)). Ирина Викторовна күп балалы ана һәм биш яшьлек оныгының әбисе дә әле, ул теләсә нинди эшне җаваплылык белән, шулай ук чын күңелдән башкара. Хезмәт эшчәнлеген бухгалтер буларак башлап җибәрә, китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен тематик чаралар уздыра яки сәхнәдә чыгышлар ясый.
“Мин Буа районында туганмын, миңа дүрт яшь чагында безнең гаилә Иске Сумароковога күченгән, аннары – Жуковога. Биредә 3нче сыйныфка кадәр укыдым, ә дүртенчедән сигезенчегә кадәр җәяүләп Иоковага йөрдем, – дип искә төшерә ул. – Укуны инде Тәтештә тәмамладым”.
Ә аннан соң студент еллары башлана. Аннары Ирина Викторовна дипломлы бухгалтер була, аңа Казанда калырга тәкъдим итәләр, әмма ул Жуковога кайта, кияүгә чыга. “Башта ике малай тудырдым, ләкин мин әле тагын бик тә кыз бала теләдем. Ул безнең – заказ буенча диярсең”, – дип шаярта әңгәмәдәшебез. Балалары үсеп-буй җиткән. Олы улы Максим Казанда яши, Евгений – Мәскәүдә. Икесенең дә үз гаиләсе бар. Ә менә кызы Александра – студент. “Бездә шундый гадәт бар – Яңа елны бөтен гаиләбез белән каршы алабыз, шуңа күрә әлеге бәйрәмдә һәрвакытта бергә җыелабыз”, – дип уртаклаша Ирина Викторовна.
Ул китапханәче генә түгел әле, шулай ук “Ромашкалар” иҗат коллективының алыштыргысыз катнашучысы да, аларның репертуарында мәхәббәт, авыл, туган як турындагы җырлар бар. Бер сүз белән әйткәндә, алар безнең һәркайсыбызга балачактан таныш һәм якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев