Байраш авылы мәдәният йортында мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Туган тел көне уңаеннан “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара оештырылган.
(Тәтеш, 26 февраль, «Тәтеш таннары», Назлыгөл ИЛДАРОВА). “Анда татар халкының гореф-гадәтләре, төрле бәйрәмнәре, йолалары турында чыгыш ясадым. Аннары балалар бөек шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды”, – диде клуб директоры Ләйсән Хәйруллина.
Биредә шулай ук “Ягез әле, егетләр!” дигән күңелле бәйге дә булып узган. Әлеге кичәне мәдәният хезмәткәрләре Тәнзилә Йосыпова белән Ләйсән Хәйруллина оештырган.
“Ир-егетләр ике командага бүленеп, үзләренең төрле сәләтләргә ия булуларын күрсәттеләр. Алар шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, аш-су осталары буларак та ярыштылар. Шулай ук көч-куәт, җитезлектә көч сынаштылар, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре. – Бәйге җырлы-моңлы тәнәфесләр белән үрелеп барды. Кызлар составындагы таләпчән һәм гадел жюри әгъзалары һәркемгә лаеклы баллар билгеләделәр. Катнашучыларга ахырдан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чаралар кызык һәм бердәмлектә үтә”.
Нет комментариев