Cчетчикны алыштыралар
Таныш булмаган затлар татарстанлыларны электр счетчикларын алыштырырга мәҗбүр итәләр.
(Тәтеш, 28 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). “Челтәр компаниясе” ААҖ “Буа электр челтәрләре” филиалының Тәтеш районы электр челтәре начальнигы Виктор Демагин хәбәр иткәнчә, республиканың кайбер шәһәрләре һәм районнарында “Электр сервисы”, “Энергия контроле” исемнәре белән оешмалар эшли һәм алар үзләрен “Татэнергосбыт” АҖ хезмәткәрләре буларак күрсәтергә мөмкиннәр.
Әлеге оешмаларның вәкилләре гражданнарга исәпләү приборларын алыштырырга кирәклегенә инандырып, ялгыш адымга этәрәләр. Өстәвенә, бәясе 700-900 сум торган исәп приборларын аларга ике мең алты йөз сумга саталар.
Зыян күрүчеләр булып, кагыйдә буларак, пенсионерлар һәм ышанучан, хәбәрдар булмаган гражданнар тора.
Гамәлдәге канун нигезендә, электр энергиясен исәпләү приборын алыштыруны бары тик гарантияле тәэмин итеп торучы яки милек хуҗасы һәм күп фатирлы йорт идарәсе белән килешү төзегән идарәче оешма гына тормышка ашырырга тиеш. Өстәвенә, ике тапкыр – башта яңа счетчик урнаштырганчыга кадәр пломбаның торышын тикшерү өчен, ә аннары – яңа пломба кую һәм приборны исәпкә кую өчен. Киресенчә булганда, үз белдеклегең белән куелган прибор белән электр энергиясен куллану исәпкә алынмаган булып санала. Исәпләү приборларының файдалануга яраклылыгы турындагы сораулар буенча сез “Татэнергосбыт” АҖга мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев