Чаралар кулланылды
Район гәҗите редакциясенә тәтешле Зоя Арисова мөрәҗәгать итте.
(Тәтеш, 2 декабрь, "Тәтеш таңнары). Әлеге ханым Камай урамында яши. “Октябрь аенда йортыма килә торган юлга асфальт җәйделәр, әмма эшләгән вакытта канализация чокырына зыян китерделәр, хәзер аның бер кырые ишелеп төште, чокыр барлыкка килде”, – дип уртаклашты ул.
Килеп туган хәлгә аңлатма бирүне үтенеп, без шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Гарифуллинга мөрәҗәгать юлладык. “Проблеманы чишү өчен беренче чаралар инде кулланылды, люкны алыштыру башкарылды. Калган җитешсезлекләр җылылар башлану белән тәртипкә китереләчәк”, – дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев