Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чараның һәркайсы мөһим

Келәш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы сабыйлары өчен китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган фольклор сәгате үткәрелгән.


(Тәтеш, 26 февраль, «Тәтеш таннары», Гөлинә ЯРУЛЛИНА).  “Әби сандыгы” янына җыелган балалар татар халкының киемнәре белән таныштылар, сандыктан иң мөһим хәзинә – татар халык иҗаты үрнәкләрен туплаган матур әдәбият та чыкты. Балалар мәзәкләр, үртәвечләр, юаткычлар, иярмешләрне бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Уеннарны уйнап, такмакларны кабатлап карадылар. Беренче карашка балалар фольклоры бик җитди кебек тоелмаса да, туган телне өйрәнүдә, саклауда аның әһәмияте гаять зур”, – диде чараны әзерләгән авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова.
Мәдәният хезмәткәре әйтүенчә, 23 февраль уңаеннан клубта гаилә бәйрәме буларак, “Без Келәш кияүләре” дигән бик матур чара уздырганнар. Анда авыл кияүләре гомерлек ярларына булган олы мәхәббәтләрен төрле сынау­лар аша дәлилләп тә күрсәткәннәр. Бу чара алар өчен аеруча да үзенчәлекле булган.
Гөлинә ЯРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев