Районыбыз авылларында тырыш игенчеләр – булачак икмәккә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләп, милли бәйрәм – Сабан туйлары гөрләде.
(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары",Сания Сәмигуллина (дәвамы бар) ). Районыбыз авылларында тырыш игенчеләр – булачак икмәккә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләп, милли бәйрәм – Сабан туйлары гөрләде.
Башчы
Сабан бәйрәме агачлар тирәлегендәге гүзәл урында урнашкан иркен мәйданда барды. Бәйрәмне оештырган “Р. Г. Сафиуллова” КФХ һәм “Колос” агрофирмасы җитәкчелеге җыелучыларны сәламләп, тырыш эшчәннәргә ихтирам сүзләрен белдерде һәм тантаналы өлештә хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын фидакарь эшчәнлекләре өчен кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтте. Кунак булып килгән район вәкилләре дә бәйрәмдә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Сабан туена төрле җирлектә яшәүчеләр һәм шәһәрлеләр дә килгән иде. Мәйдан уртасында җыр-моң яңгырады, балалар рәхәтләнеп күңел ачты, әти-әниләре алып биргән тәм-томнар белән сыйланды, батутта сикерде... Киң аланда уеннар кызганнан-кыза барды. Кемдер гер күтәрде, беришләре чүлмәк ватты, кайберәүләр капчык киеп йөгерде...
“Хезмәт алдынгыларының барысына да кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – Сабан туеның иң күңелле мизгелләре. Башчыга ел саен киләбез. Биредә Сабан туе искиткеч кызыклы һәм матур уза”, – диделәр мәйдан янына җыелган кешеләр, игенчеләрне алкышлап.
Биредә узган Сабан туеның матур гадәткә кертелгән иң үзенчәлекле уены – тирән савытка тутырылган катыктан алтын йөзек эзләү бик җанлы узды. Мәйдан уртасына җәелгән келәмдә барган көрәшне һәркем игътибарын биреп, бил алышучыларны кызыксынып күзәтте, көч биреп кычкырган тавышлар һәрдаим ишетелеп торды. Батыр калырга теләүчеләрнең киеренкелеге артканнан-арта барды.
Ә инде төнге караңгылыкны ярып сибелгән төрле төсләрдәге салют бизәкләре Сабан туеның бер онытылмас минутларын тулыландырды.
Алабирде
Халык авылның яшеллеккә күмелгән матур табигатьле урындагы түгәрәк аланга җыелды. Ачык капкага эленгән әләмнәр биредә бәйрәм икәнлеген искәртеп тора. Агачлар күләгәсеннән алга атлыйсың һәм якты кояш нурларына күмелгән яланлыкта халык мәш килүе күзгә ташлана. Кемдер сәүдә рәтләрендә йөри, балалар инде үзләренә кирәкле шөгыльне тапкан – аттракционнарда сикерә, зурраклар төрле уеннарда катнашыр өчен бәйрәм башланганын түземсезләнеп көтә. Бер читтә дуслар, туганнар, сыйныфташларның бер-берләрен күрү шатлыгыннан сөенеп кочаклашып күрешүләре, якты хатирәләрне барлап көлешүләре шушы ямьле бәйрәмнең бизәгенә әверелә.
Авылның аккалфаклы гүзәлләренең чиккән сөлгеләр белән башкарылган күркәм биюләре бәйрәмне ачып җибәрде. Бала итәкле күлмәкләр, ак яулыклар... Бу борынгы әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрнең матур бер күренеше!
Сабан бәйрәме авыл җирлеге башлыгы Билал Гыймранов һәм “Нур” агрофирмасы директоры Радик Нургалиевның сәламләү сүзләреннән, җылы эчтәлекле чыгышларыннан башланып китте. “Язгы чәчү уңышлы тәмамланды. Моңа тырыш эшчәннәрнең фидакарь хезмәте белән ирешелде, барыгызга да хөрмәт һәм рәхмәт белдерәм”, – диде Радик Галимҗан улы.
Аннары инде үзешчәннәрнең аһәңле тавышлары һава киңлекләренә илаһи моң булып агылды, шигырьләр яңгырады, татар һәм заманча биюләр күңелләрне җилкендерде. Олылар һәм балалар көянтәдәге мөлдерәп торган сулы чиләкләрне күтәреп, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, кул көрәштерүдә ир-егетләр генә түгел, гүзәл затлар да актив булды һәм җиңүчеләр быелгы Сабан туеның истәлекле бүләген алды. Бәйрәмнең йөзек кашы – көрәш кече яшьтәгеләрдән башланды. Аннары инде келәмгә олылар чыкты. Наил Әхмәдуллин батыр дигән мактаулы исемне алып, тәкәне җилкәсенә салган килеш мәйданны әйләнеп чыкты.
Шунысы да үзенчәлекле, Сабан туена килгән һәркемне биредә мул табындагы сый-нигъмәт һәм тәмле самавыр чәе белән сыйладылар. “Дүрт самавыр бер-бер артлы кайнап торды. Рушания Арсланова, Әлфия Гайнетдинова, Зөлфия Галиева, Фәридә Гыйззәтуллина табын көйләп, һәркемне кунак иттеләр, ә Фәрит Галиев самавырларны карап, өлгертеп торды”, – диделәр бәйрәмдә катнашучылар.
Нет комментариев