Чират килеп җитүен озак көттек
Җәмгыять

Чират килеп җитүен озак көттек

Шушы араларда хатыным белән район хаста­ха­нәсенә диспансеризация узарга бардык.

(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”). 
Шушы араларда хатыным белән район хаста­ха­нәсенә диспансеризация узарга бардык. Безгә, өлкән кешеләргә, чират җитүен басып торып, озак көтәргә туры килде. Иртәдән килдем, ә тизәкне бары тик сәгать 11дә генә тапшырдым. Хатыныма кардиограмма яздырту өчен дә озын чиратта торырга туры килде.
Линар Миначев, Тәтеш

Без Тәтеш хастаханәсенә аңлатма бирүләрен үте­неп мөрәҗәгать иттек һәм мондый җавап алдык:
– Тәтеш хастаханәсендәге эш графигын яңадан карап чыктык. Сифилиска кан алу буенча бүлмәләр дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 8дән 11 сәгатькә кадәр, сишәмбедә 10нан 12 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Яшерен канга тизәк алу сишәмбедә сәгать 8дән 10га кадәр башкарыла (анализ үзе Казанда РКОД шартларында уздырыла, бу анализлар анда атнага бер тапкыр – чәршәмбедә илтеп тапшырыла). Тиешле мәгълүмати стендлар ясап куелды. Поликлиникада функциональ диагностика бүлмәсенең эш вакыты: дүшәмбе – җомга 8:00дән 12:30га кадәр, һәм 14:00дән 15:30га кадәр. ЭКГга вакыт буенча регистратурадан – 2-54-77 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Стационарның функциональ диагностика шәфкать туташы декрет ялында булганлыктан, кичекмәстән ашыгыч тикшерүләр булганда стационарга поликлиникадагы функциональ диагностика шәфкать туташы чакырыла, шуңа күрә ЭКГ тикшерүләре уздырганда вакытлыча тоткарлыклар булырга мөмкин. Әлеге хәлне аңлап кабул итүләрен үтенәбез.
 


Нет комментариев